«Бәкер» шифаханәсендә эчәклек инфекциясе таралу турындагы хәбәр расланмады

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә Лениногорск районының «Бәкер» шифаханәсендә эчәклек инфекциясе очраклары булу турында хәбәр килеп ирешмәгән.

Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә әйткәннәр.

Элегрәк социаль челтәрләрдә кайбер ял итүчеләрнең тән температурасы күтәрелү, эче авырту һәм күңеле болгану турында мәгълүмат барлыкка килде.

«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсенә шифаханәдә ял итүчеләр арасында эчәклек инфекциясе очраклары булу турында ашыгыч хәбәрләр килмәде. Шифаханәнең медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчеләр дә булмаган», — диделәр агентлыкка.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.