Россиядә халыкның кредитлар һәм заемнар буенча гомуми бурычы тарихта беренче тапкыр 45 трлн сумнан артып киткән.
Бу мәгълүматлар 2026 елның 1 гыйнварына карата китерелә, дип хәбәр итә Россия Банкы.
Соңгы өч айда гына да бурыч күләме 2,2% ка арткан — акчалата бу 988 млрд сум тәшкил итә. Белгечләр моны кредит активлыгының югары булуы белән аңлата.
Гомуми бурыч структурасында иң зур өлешне ипотека кредитлары били — 21,7 трлн сум (48,1%). Икенче урында кулланучылар кредитлары: 13,4 трлн сум (29,7%). Автокредитлар өлеше 3 трлн сумга (6,8%) җитә.
Калган өлешкә процентлар, микрофинанс оешмаларыннан алынган заемнар һәм башка төр кредитлар керә.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, кредит йөкләмәсенең артуы халыкның финанс хәленә өстәмә басым ясарга мөмкин.
Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.