Кичә Болгарда «Изге Болгар җыены»нда көрәш ярышларында 10 илдән 100дән көрәшче көч сынашты. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Татарстан көрәшчесе, Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин урта үлчәү авырлыгында баш батыр булып танылды. Ул финалда Ульяновск өлкәсе көрәшчесе Артур Хәкимов белән бил алышты.
Авыр үлчәү категориясендә баш батыр исемен шулай ук Татарстан көрәшчесе, дөнья чемпионы Радик Сәлахов яулады. Ул финалда Грузия чемпионы Уча Табататзе белән көрәште.
Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды һәм баш батырга төп бүләк — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тапшырды.
Бу — көрәшче карьерасындагы 19нчы машина, ул әлеге ярышларда өченче тапкыр отты, диелә хәбәрдә.