Россия мәктәпләрендә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дистанцион белем бирүне оештыру өчен МАКС илкүләм мессенджерын кулланырга ниятлиләр. ТАСС агентлыгы танышкан Хөкүмәт документында шулай диелә, дип яза «Татар-информ».
Мәгариф оешмалары тарафыннан электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Кулланыла торган чаралар исемлегенә документта МАКС илкүләм мессенджеры дип билгеләнгән «мәгълүмат алмашуда күп функцияле сервис» өстәлә.
Яңартылган кагыйдәләрдә мәктәп программалары һәм урта һөнәри белем бирү программалары кысаларында электрон укыту һәм дистанцион технологияләрне кулланганда белем бирү процессында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге күп функцияле мәгълүмат алмашу сервисы аша тәэмин ителергә тиешлеге күрсәтелгән.
Югары уку йортлары өчен, «Заманча цифрлы белем бирү мохите» дәүләт мәгълүмат системасы белән беррәттән, дистанцион белем бирүдә илкүләм мессенджерны куллану мөмкинлеге дә каралган.