Петербург халыкара икътисадый форумында (ПМЭФ) Татарстан Республикасы стенды кунакларны чәк-чәк һәм роботлар белән җәлеп итә.
Бу хакта видеоны журналист Ксения Собчак үзенең «Кровавая барыня» Телеграм-каналында урнаштырды.
«Татарстан Республикасы стенды милли стильдә ясалган. Биредә роботлар турында сөйләргә вәгъдә итәләр һәм һәркемне чәк-чәк белән каршы алалар. Осторожно Media журналисты, үз чиратында, иртән үк өчпочмак турында хыяллана...» – дип язды Собчак.
Видео: t.me/bloodysx алынды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.