Эчке эшләр министрлыгы мошенникларның полиграф сүзен кулланып алдый башлаулары турында кисәткән.
Мошенниклар, Дәүләт хезмәтләре порталы һәм полиграф сүзләрен кулланып, яңа алдау ысулын уйлап тапкан. Бу хакта “ТАСС” Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза. Аферистлар башта социаль хезмәткәр исеменнән шалтырата һәм, янәсе, түләү билгеләү максатында шәхесне тикшерү өчен кирәк, дигән булып, паспорт мәгълүматларын, башка реквизитларны күрсәтүне сорый. Шуннан соң “иминлек хезмәте белгече” шалтыратып, корбанына, имештер, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетын ватулары турында әйтә. Шулай ук паспорт мәгълүматларының банкта счёт ачу өчен кулланылганлыгы, ә аннан экстремистлык турында җинаять эшенә тартылган затка акча күчерелгәнлеге турында хәбәр ителә. Ахырдан мошенник корбанына, барлык саклык акчасын счеттан алып, полиграфта тикшерү узу өчен башка шәһәргә барып кайтырга тәкъдим итә. Кырыгалдар хәтта корбанына билет юнәтә, кунакханәдән урын ала, шуннан соң акчасын банкта тикшерүгә тапшырырга күндерә. Берничә көн элемтәдә торганнан соң югала.