«Беркая читкә барасы булмады – үзебезнекеләр булышты», — дип инде бүген җиңел сулап сөйли Саба районында яшәүче Сания апа Харисова (исем-фамилиясе пациент теләге белән үзгәртелде).
Сызлануларын хәтта дару да басмагач, ул табибларга мөрәҗәгать итә. Тикшерә торгач, Сания апада ике зур шеш табалар. Сул бөердәге шеш 16 сантиметрга җитсә, уң як күкәйлегендә ул 15 сантиметрга якын була. Алар шулкадәр зурайган ки, корсак куышлыгы белән кече очаны тулысынча диярлек биләп алган була.
Сания апа «Интертат»ка үзенең авыру тарихы һәм табибларның үзендә дәвалануга өмет уятуы турында сөйләде. Республика клиник онкология диспансеры табиблары бер операция вакытында икесе 30 сантиметрга якын булган ике шешне алып ташлавы турында клиниканың матбугат хезмәте дә хәбәр итте. Бу яңалык Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашевның Mакс каналында да куелган иде. «Мондый катлаулы очраклар медицина практикасында сирәк очрый һәм төрле профильдәге белгечләрнең бердәм эшләвен таләп итә», – диелгән хәбәрдә.
«Андый табиблар күбрәк булсын иде!»
Сания апаның сул яктан бил турысы сызлый, шулай ук эче нык авырта башлый.
Әйе, авыр операция кичердем. Кисәк авырта башладым мин. 1 июньгә бер-ике көн кала эч астан бик каты авыртты. Беренчесен, икенчесен дару белән бастык, өченчесен баса алмадык. РКБ га киттек. Бик әйбәт кабул иттеләр. Башта хирурглар карады, тикшерделәр, анализлар да әйбәт булгач, өстәмә КТ дигән тикшерү билгеләделәр, һәм компьютер томографиясе шушы афәтне күрсәтте. Хирург: «Безнең яктан барысы да чиста, сезгә уролог кирәк», – диде. Уролог төште, безнең хәлнең нечкәлекләре белән танышкач, бераздан, сул як бөердә 15 сантиметрлы бик зур шеш бар, дип аңлатты. Өстәмә анализлар алдылар да, кичен РКБдан онкологка күренергә дигән сүз белән кайтарып җибәрделәр.
Язылдык, онкология диспансерына бардык, Кәрим Рәшитовичка (РКОД табиб-онкологы, онкоуролог Кәрим Исламов – ИТ, иск.) туры килдек. Барысын да карады, аермачык аңлатты, рәхмәт яусын! Андый табиблар күбрәк булсын иде! Тагы өстәмә тикшеренүләр кирәк булды, контраст белән булганлыктан, алар арасында берәр атна вакыт узарга тиеш икән. Хәтта сул бөерне алган очракта, уң як бөер ничек эшләгәнен бәяли торган тикшеренү үттек. Аллаһка шөкер, анысы бик әйбәт булды. Барлык тикшеренү нәтиҗәләре билгеле булгач, яңадан чакырдылар, – дип сөйли башлады Сания апа.
Аңа табиблар гинекология буенча МРТ да үтәргә кушкан булалар. Анда да күкәйлектә шеш табылгач, аналыкта проблемалар ачыклангач, табиблар барысын да бер операциядә хәл итәргә карар кыла. Шулай итеп, көнен билгеләп, Сания апа госпитализациягә килә. Бу авырлыклар белән очрашканда, Сания апа янәшсендә якыннары була – тормыш иптәше, өч баласы, ике оныгыннан гел ярдәм тоя ул.
«Операцияне кичектерергә ярамый иде»
Сул бөердәге шеш тирә-як тукымаларга таралган, ә уң күкәйлектәге шеш сидек куыгын, аналыкны һәм эчәкләрне кысып торган. Нәтиҗәдә, сул бөер үз вазифасын үтәмәве аркасында бөтен авырлык уң бөергә төшкән.
– Зур шешләр эчке әгъзаларга көчле басым ясаганлыктан операцияне кичектерергә ярамый иде. Без мөмкин кадәр тизрәк дәвалау тактикасын билгеләп, хирургия ярдәме күрсәтергә карар иттек, – дигән 6 нчы онкология бүлеге мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Георгий Басиашвили.
Пациентны шунда ук урология бүлегенә салалар. Инде икенче көнне үк табиблар берьюлы берничә операция башкару эшенә керешә. Операция өч сәгать ярым дәвам итә. Онкоурологлар, абдоминаль онколог һәм онкогинеколог бер команда булып эшли. Башта шеш зарарлаган сул бөерне алалар. Аннары уң күкәйлектәге шешне кисеп чыгаралар. Шулай ук аналык, аның кушымталары һәм зур сальникның бер өлеше дә алына.
– Бу бик җаваплы һәм катлаулы операция булды. Без дүртәүләп эшләдек. Бригаданың бердәмлеге һәм төгәллеге нәтиҗәсендә операцияләрне өзлегүсез тәмамлый алдык, – дип сөйли табиб-онкоуролог Рәшит Габбас улы Исламов.
«Шеш тапкач, башта курку да булды инде»
Шеш тапкач, башта курку да булды инде, көтелмәгән хәл булды ул безнең өчен. Кәрим Рәшитович аңлатканнан соң, куркуым таралды, аны күргән саен өмет уянды. Андый кешеләр бу дөньяда күбрәк булсын иде дигән теләктә калам. Гомумән, барлык табиблар да бик өметләндерде. 8 июльдә операция булды. Бер атна яткач чыгардылар. Аллаһка шөкер, бүген аякта. Сәламәтлекнең кадерен тагын да ныграк аңлый башладым. Берни борчымаса да, вакытында азмы-күпме күренергә, сәламәтлекне тикшертеп торырга кирәк инде. Шөкер, беркая читкә барасы булмады. Кеше тегендә, монда китеп карый, миңа үзебезнекеләр булышты», – ди шәфкать туташы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган Сания апа.
Операцияне башкарган медицина бригадасы:
- Рәшит Габбас улы Исламов — табиб-онкоуролог;
- Кәрим Рәшит улы Исламов — табиб-онкоуролог;
- Илнур Ильяс улы Шакиров — табиб-абдоминаль онколог;
- Юлия Инсаф кызы Хәзиева — табиб-онкогинеколог;
- Игорь Анатольевич Захаров — табиб-анестезиолог-реаниматолог;
- Гөлнара Ампер кызы Краснобаева — анестезист медицина шәфкать туташы;
- Илсия Хәлим кызы Зарипова — операция бүлмәсенең медицина шәфкать туташы.