Түбән Камада зыян күргәннәрнең гаиләләренә бирелә торган матди ярдәм икеләтә арттырылачак

Түбән Камада һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә бирелә торган матди ярдәм икеләтә арттырылачак. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

Түбән Кама предприятиеләре дә үз хезмәткәрләре һәлак булган яки зыян күргән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.

Һәлак булганнарның гаиләләренә – 2 миллион сум, сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян килгәннәргә – 600 000 сум, җиңелчә зыян күргәннәргә 300 000 сум күләмендә түләүләр каралган.

Һәлак булган кызның әнисе эшләгән предприятие гаиләгә 2 миллион сум бүлеп бирәчәк. Муниципалитет исә гаиләгә 1 миллион сум ярдәм күрсәтәчәк.