Дамир Сатретдинов: “Илкүләм мессенджерларда да мошенниклык очраклары күзәтелә”.

Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министры Дәүләт Советы утырышында белдерде.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Татарстан буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов депутат Николай Атласовның «Телеграм»ны тыю турында фикер алышулар фонында илкүләм мессенджерларда мошенниклык очраклары күзәтеләме дигән соравына:

"Әйе, андый очраклар бар. Безнең илкүләм мессенджерларда шундый ук ысуллар белән мошенниклык гамәлләре тормышка ашырыла", — дип җавап бирде.