Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов белән дуслашырга тели

Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов белән дуслашырга тели

Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә әйтте.

Ильмира Нәгыймова элеккеге ире Руслан Кираметдиновның интервьюларын күзәтеп бара.

Руслан элеккеге хатынының Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләре турындагы сорауларга җавап бирмәде. Ильмира Нәгыймова моны югары бәяләде.

«Дуслар, мин шокта. Элекке ирем интервьюларында миңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Зур хөрмәтем аңа. Мин киресенчә булыр, алар икесе берләшеп, миңа каршы чыгарлар дип уйлаган идём. Афәрин. Кире кайтулар булмаячак, ләкин мин аның белән дус булып калыр идём. Чөнки безнең уртак балаларыбыз бар. Руслан барлык сорауларга да дөрес җавап биргән. «Бу хакта ишетәсем дә килми, берни белмим», – дигән. Лаеклы ир-ат шулай җавап бирергә тиеш. Мин бу кеше белән юкка гына ун ел яшәмәгәнмен икән», – диде ул.

Руслан Кираметдинов балалары белән авылга кайткан. Җырчы анда да балаларының әнисе турында бер начар сүз дә әйтмәгән.