Россия – АСЕАН саммиты кысасында узучы Россия – АСЕАН эшлекле форумында Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим Тукай сүзләрен китерде.
“АСЕАН катнашучылары өчен бу – яңалык, әмма Татарстанда яшәүчеләрнең күңеленә бик якын. Тукай болай дигән: “Шигърият — ул буыннарны берләштерүче һәм кешеләрнең йөрәкләренә шатлык алып килүче җан теле. Милләтемә, халкыма хезмәт итүдә генә мин чын бәхет табам”, – диде Әнвәр Ибраһим. Ул саммитта катнашучыларны да, икътисадый хезмәттәшекне үстерү һәм алда торган бурычларны хәл итү өчен, Тукай әйткән фикерләрне таратырга өндәде.
Билгеле булганча, 2025 елда Әнвәр Ибраһим Татарстан башкаласына «КазанФорум»да катнашу өчен килгән иде. Ул биредә Тукайның «Тормыш» шигыреннән өзек тә укып күрсәтте. 17–19 июньдә Татарстан башкаласында Россия–АСЕАН саммиты уза. Ул Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре белән сәяси, икътисадый һәм социаль хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән.