Аферистлар СВОда катнашучыларның туганнарына морг хезмәткәрләре буларак шалтырата башлаган

Мошенниклар махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарын алдауның яңа ысулын уйлап тапкан. Алар, морг хезмәткәрләре буларак шалтыратып, кешегә якынының үлүе турында ялган хәбәр ирештерә. Бу хакта «KazanFirst» Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

Мошенниклар, «һәлак булучының» шәхси әйберләрен тапшыру сылтавы белән, почта индексын һәм почта аша җибәрүгә ризылыкны раслау өчен, дигән булып, смс аша килгән кодны сорый. Чынында аферистларга бу мәгълүматлар алданучыларның Дәүләт хезмәтләре порталындагы акаунтларына һәм банк счетларына керү өчен кирәк.

Шул рәвешле кырыгалдарлар һәлак булучылар яки хәбәрсез югалганнарның, хәрби хәрәкәтләр зонасында якыннары белән вакытлыча элемтәгә чыга алмаганнарның туганнары өчен аеруча зур куркыныч тудыра.

Хокук саклау органнары, уяу булырга өндәп, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм рәсми структураларның смс аша килгән кодларны беркайчан да сорамавын тагын бер кат искәртә. Хәрбинең үлеме яки яралануы турындагы хәбәрне бары тик рәсми чыганаклар – хәрби комиссариатлар, частьләр командирлары яки Оборона министрлыгы структуралары аша белешергә кирәк.