20 апрельдән «Татарстанның чиста урманнары» акциясе башлана. Ул 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Әлеге чара көзен дә 14 сентябрьдән 14 октябрьгә үтәчәк. Акциясенең максаты – язгы һәм көзге чорда урманнарын чүп-чардан арындырачаклар. Узган ел әлеге акция кысаларында урманнардан 800 кубометр каты көнкүреш калдыгы, 5 мең 200 кубометр корган һәм коры агач чыгарылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.