Апас үзәк китапханәсендә Рәис Ваһаповның иҗат кичәсе узды

Апас үзәк китапханәсендә Рәис Ваһаповның иҗат кичәсе узды

Район үзәк китапханәсендә “Бүләк итәм күңелем гөлләрен” дип исемләнгән иҗади кичә үтте.

(22 апрель, “Апастово-информ”).

Ул Апаста яшәүче Рәис Ваһаповның иҗатына багышланды . Биредә авторның “Таң нуры” һәм “Тарих эзләре буйлап” китаплары тәкъдим ителде.

Рәис Ваһапов гади генә әйберләрдән дә матурлык, мәгънә күреп, аларны үтемле итеп шигырь юлларына сала белә. Туган җиргә, әнисенә булган ярату да, табигать фасылларының үзенчәлеге дә шигъри тылсым булып укучы күңеленә күчә. Иҗат җимешләре “Таң нулары” исемле китапка тупланып, басылып та чыккан. Китапта шигырьләр һәм сугыш елларында эшләгән тракторчы кызлар турында повесть урын алган.

Икенче китабында исә – Дүртөйле авылы тарихы урын алган. Тарихи мәгълүматларга бай, эзләнүле язмаларга нигезләнгән китап.

Рәис Ваһапов исеме вакытлы матбугатта 2015 елдан соң күренә башлый. Беренче шигыре “Йолдыз”да басыла. Ул – “Апасым” дип атала. Туган якка, районның гүзәллегенә багышланган шигырь укучы күңеленә тиз барып җитеп, матур фикерләр дә ишетелә. Бүгенге көндә ул ике китап авторы. Кичәдә иҗатын яратучылар, каләм алырга этәргеч бирүчеләр катнашты.

Рәис абый шигырьләренә язылган җырлар да бихисап. “Авылыма кайтам”, “Бәхетләрне эзләп йөрмәгез”, “Көзге романс” шундыйлардан.

Район үзәк китапханәсендә узган кичәдә авторның шигырьләре, җырлары яңгырады, укучылар һәм оештыручылар тарафыннан югары бәя куелды, җылы сүзләр әйтелде.