Апас районының Коштавылы авылында “Минем беренче догам” дип аталган чара узды.
Ул инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Ел саен дин дәресләренә йөрүче балалар бөтен авыл халкы алдында имтихан тота.
Балаларның укытучылары Гөлназ абыстай сабыйларның дингә тартылуларына сөенә. Беренче елларда 3-4 бала укытса, хәзер аларның саны 20 гә җитә икән.
Имтихан бирү күңелле тәмамланган. Мәдәният йорты җитәкчесе Тәскирә Хафизова сабыйларны чәй табын артына җыеп кунак иткән. Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте вице-президенты Наил Галиуллин белән Россиянең атказанган табибы, якташлары Рәшит Байбиков буш кул белән кайтмаган. Алар сабыйларны бүләкләргә күмгән.