Лениногорск районында кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәте булды

Лениногорск районында кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәте булды

Юл-транспорт һәлакәте бүген — 29 апрельдә кичке якта булды.

Авария районыбызның Сугышлы авылы белән Тимәш авылы арасында килеп чыккан.

Беренчел фаразлар буенча, Geely автомобиле йөртүчесе (1954 елгы) тиешле тизлекне сакламыйча, каршы яктан килүче Renault машинасы белән бәрелешә. Әлеге машинаның шофёры – 1958 елгы.

Аннары юл уңаеннан бара торган Лада автомобиле белән дә бәрелеш була. Лада автомобиле руле артында 1992 елгы машина йөртүче.

Geely автомобиле каршы як полосага чыга да, анда ВАЗ машинасы һәм Volkswagen белән бәрелешә. Volkswagen машинасында 1976 елгы хатын-кыз – машина йөртүче.

Авария нәтиҗәсендә ВАЗ автомобиле шофёры урында һәлак була.

Шулай ук ВАЗ автомобиленең пассажиры (1974 елгы) һәм Geely машинасы йөртүчесе җәрәхәтләр ала.

ДАИ хезмәткәрләре авариянең нечкәлекләрен ачыклый.

фотолар: https://t.me/gibddtatarstan