Россия вузларына кабул итү 20 июньдә башлана: абитуриентлар өчен мөһим даталар билгеле булды

Россиядә югары уку йортларына 2026 елгы кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт ала.

Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр. Гаризалар һәм документлар югары белемнең барлык дәрәҗәләре буенча кабул ителәчәк: бакалавриат, магистратура, специалитет, база һәм махсуслаштырылган югары белем программаларына.

Кабул итү кампаниясенең тәмамлану вакыты белем дәрәҗәсенә һәм уку формасына бәйле булачак.

Бакалавриат, специалитет һәм база югары белемнең бюджет урыннарына документлар 10 июльдән 20 июльгә кадәр кабул ителәчәк.

Магистратура һәм махсуслаштырылган югары белемнең бюджет урыннарына гаризаларны кабул итү 20 августтан да соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

Түләүле бүлекләргә документлар тапшыру вакыты исә 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел да абитуриентлар документларны онлайн форматта да тапшыра алачак. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләре кулланылачак.