Дүртләр, тугызлар, унберләр – ак, кызыл тасмалар күзләрне иркәли

Дүртләр, тугызлар, унберләр – ак, кызыл тасмалар күзләрне иркәли

Балтач гимназиясендә үткән «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты

Соңгы кыңгырау, соңгы дәрес, дип унбер ел мәктәптә белем, аң-зиһен туплап олы тормыш юлына чыгып киткән буын без. Һәм хәзерге чыгарылыш сыйныф укучыларына карыйсың да, хатирәләр яңара, китәр вакыт җиткәч, китәселәр килми шул ул, бераз тоткарланасы, кадерләнеп, назлы песидәй сырпаланып аласы килә. Чөнки нәкъ менә әлеге «Соңгы кыңгырау»да чыгарылыш карлыгычларын мактыйлар, изге теләкләр телиләр, – иң матур, якты мизгелләр шушы «Соңгы кыңгырау» тантанасыннан башлана да инде.

26 май көнне районыбыз мәктәпләрендә уку елы тәмамлануны белдереп «Соңгы кыңгырау» чыңлады, 4, 9, 11 сыйныф укучылары традицион тасмаларын алларына салганнар, мәктәпнең бар яме булып укытучыларына рәхмәтләрен җиткерәләр, бәйрәм белән котлыйлар. Үтә дә тәэсирле мизгелләр тантаналы линейкада дәвам итә, – күңелгә тия торган күренешләрдән еламый түзеп кара! Күбрәк әниләрнең күзләре яшьләнә, тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән, изге догалар аша гомер биргән, тапкан-бакман җимешең-йөрәк парәң инде үсеп җиткән, ал җилкәннәргә ияреп, тормыш дигән ерак сәяхәткә кузгалырга тора.

Елый — елый бәхет тели ана, гомер юлларыңда терәк булырмын, дип тибә ата йөрәге, – тирән диңгезләрне кичкәндә батма син, балам, шома гына йөзә-йөзә гел алга бар! Безнең мәктәпләребезнең күбесе «Соңгы кыңгырау»ны әнә шулай ал җилкәнле, ак җилкәнле корабка тиңли, бәйрәм сценариесе дә укучыларны штурвал артында күргәндәй тасвирлана, шундый сценариеләр эчтәлегендә сыйныф җитәкчесенең кулын болгап озатып калган мизгелне дә күргән бар.

Бәйрәмгә кем ничек якын килә инде, Балтач гимназиясендә менә елдагыча, традицион тәртиптә әзерләнгәннәр, беренчеләр үзләреннән зур чыгарылыш абый-апаларына кәгазь самолётиклар бүләк итте, шигырьләр сөйләделәр, 11 сыйныфлар вальс биеде, изге теләкләрен ирештерде, әти-әниләр дә рәхмәт әйттеләр, матур теләкләр җыр аша да яңгырады, беренче укытучылары да килгән, алар да күркәм йолага тугры калып, беренче сыйныфтан бирле саклап тоткан балаларның уку-язу дәфтәрләрен тапшырдылар. 9 сыйныфлар гитарага җырлады. Балтач гимназиясенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты, уку алдынгыларына бүләкләр, мактау таныклык-лары тапшырды.

– Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укучылар, укытучылар, остазлар, – дип башлады сүзен Рамил Нотфуллин Рәсәй һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң. – Бүгенге «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары ныклы хәзерлек белән килделәр. Уку дәверендә сезгә укытучыларыбыз белем генә биреп калмадылар, алар сезгә ватанпәрвәрлек, сабырлык, кешелеклелек сыйфатларына ия булырлык дәрәҗәдә тәрбия бирергә тырыштылар (бу урында укучыларның тантанага кадәр остазларыннан киңәш-табыш ишетеп, гыйбрәтле сүзләрдән генә торган видеофильм тәкъдим итүләрен дә әйтергә кирәк, чыгарылыш 9 сыйныфларда күңелгә тиярлек сыйныф сәгате булды, мәсәлән. ав.) Мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзегезгә белем биргән, олы тормыш юлына әзерләгән укытучыларыгызны онытмагыз, мәктәп елларының иң истәлекле хатирәләре булган «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен дә күңел түрегездә саклагыз, хәзер инде алдыгызда зур җаваплылык – имтиханнар чоры. Быел Балтач районында мәктәпне тугызынчы сыйныфлардан 417, унберенче сыйныфлардан 164 укучы тәмамлый. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да иң изге теләкләремне җиткерәм, яхшы укыгыз, әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз, һәрвакыт алдынгы булыгыз, уку йортларында үрнәк булып танылыгыз, район данын югары тотыгыз!

593 бала белем алган Балтач гимназиясен быел 19 унберенче һәм 70 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. 2025-2026 уку елы гимназия өчен нәтиҗәле булды, коллектив 1 миллионлык грант ота алды, укучылар да, укытучылар арасында да хәйран суммалы грантлар отучылар бар, республика олимпиадасында 71 призлы урынга ия, төбәкара олимпиадада 19 укучысы урын алды. Балтач гимназиясе директоры Айгиз Миңнемуллин һәрбер уңышка куана, тантанада яшь театр артистларын иҗади киңлекләргә алып чыккан Алсу Илдаровнага Рәхмәт хаты тапшырылуында, махсус хәрби операциягә гуманитарканы оештырып җибәрүдә актив эшчәнлек алып барган укытучылар Равилә Шәрипова белән Гөлфия Шакирова полк командирының Рәхмәт хатына лаек булуларында да директорның һәр эшкә җитди карап стимул бирүе әнә шулай зур уңышларга этәрә. Командирның Рәхмәт хаты директорның үзенә дә бар иде һәм аны үзе дә махсус хәрби операциягә даими булышучы, Ватанны саклаучыларның гаиләләренә рәхимлелек күрсәтүче Рамил Нотфуллинның тапшыруы дәрәҗәле булды.

Матур узды «Соңгы кыңгырау» бәйрәме, һава шартлары да кояшлы-җылы җилле көнен кызганмады, Аллаһ Раббыбыз яңгырын да яудырмый торды. Ветеран укытучылар, гимназияне тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы студентларны күрү бәйрәмнең ямен арттырды гына. Чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф бүлмәләре шарлар белән бизәлгән, өстәлләрендә чыгарылыш альбомнары, исемнәре атап язылган тәмле капкейклар, чәчәкләр... Бик матур көн булды, күңелләр тулды, балалар өчен сөенечләр артты, нинди бәхетле бит алар, әти-әниләр бәйрәмгә нәрсә кирәк барысын да булдырган, инде илләргә иминлек килсен дә, балаларыбызга бәхетле көннәр, якты киләчәк насыйп булсын!