Барлык комбайнчы ярдәмчеләренә исә «Техносила» җитәкчесе Рафаэль Забиров исеменнән бүләкләр тапшырылды
Урып-җыюның икенче атна нәтиҗәләре буенча иң күп ашлык суктырып алган дүрт комбайнчыга беренче вымпеллар тапшырылды.
Беренче группадан әлеге бүләккә «Активист» җәмгыятеннән Виктор Федоров лаек булды. Икенче группадан «Борнак» җәмгыятеннән Ленар Муллагалиев, өченче группада вымпелга "Игенче"дән Алмаз Гарипҗанов (Алмазның вымпелын комбайнёр ярдәмчесе булып эшләүче улы Илданга тапшырылды), ә дүртенче группада "Кызыл юл«дан Айдар Гайфетдинов ия булды.
Быелгы уракта иң күп ашлык ташыган шофёр исеменә икенче атна нәтиҗәләре буенча «Активист» җәмгыятеннән Реваль Волков лаек булды. Котлыйбыз!
Барлык комбайнчы ярдәмчеләренә исә «Техносила» җитәкчесе Рафаэль Забиров исеменнән бүләкләр тапшырылды.