Владимир Путин зыян күргән складларны торгызу буенча программа кабул итәргә кушты

Россия Хөкүмәте логистика үзәкләренә пилотсыз очкычлар һөҗүмендә зыян күргән складларны торгызу буенча махсус программа әзерләргә тиеш булачак.

Бу хакта «Ведомости» яза.

Президент Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышы барышында шундый бурыч куйган. Аның әйтүенчә, күптән түгел булган террорчылык һөҗүмнәренә карамастан, Россиянең сәүдә инфраструктурасы нәтиҗәле һәм тотрыклы эшли. “Эш, һичшиксез, киеренкелек режимында алып барыла, әмма бу өлкәдә эшләүчеләрнең барысы да чорыбыз куйган бурычларны әйбәт кенә үти”, – дигән ул.

Владимир Путин сүзләренә караганда, бер үк вакытта логистика үзәкләре, складлар торгызуны таләп итә, шул исәптән дәүләт катнашында. “Шуңа күрә Хөкүмәттән тиешле программа кабул итүне сорыйм. Зыян күргән объектларны сыйфат ягыннан яңа технологик дәрәҗәдә торгызу зарурилыгын да истән чыгармаска кирәк”, – дип белдергән Президент.