Татарстан мәктәпләрендә сентябрьдән 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия – минем офыкларым» дигән дәрестән тыш эшчәнлек курсы яңартылачак.
2026/2027 уку елында программага беренче тапкыр республиканың икътисадына, предприятиеләренә һәм кирәкле һөнәрләренә багышланган төбәк блогы кертеләчәк. Бу хакта «Киләчәккә билет» проектының матбугат хезмәте хәбәренә таянып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте яза.
Аңа тугыз тематик дәрес керәчәк. Анда укучыларны Татарстан икътисадының төп тармакларының казанышлары, аларның кадрлар ихтыяҗлары, эш урыннары, хезмәт шартлары һәм республикада карьера үсеше өчен мөмкинлекләр белән таныштырачаклар.
Дәресләрне тармак һәм практик юнәлешле дәресләргә бүләчәкләр. Практик юнәлешле дәресләр аерым һөнәрләргә багышланачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.