Түбән Камада БПЛА һөҗүме видеосын тараткан ир-ат тоткарланган

Түбән Камада яшәүче 33 яшьлек ир-ат пилотсыз очу аппараты һөҗүмен видеога төшереп, аны ачык интернет-берләшмәдә урнаштырган өчен тоткарланган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, ир-ат шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләренең берсенә ясалган БПЛА һөҗүменең шаһиты булган. Видеоны интернетка урнаштырганнан соң, башка кулланучыларның тискәре фикерләреннән соң ул язманы бетергән.

Хокук саклау органнары ир-атның шәхесен тиз арада ачыклаган. Аңа закон бозуга юл куймаска кирәклеге турында прокурор кисәтүе игълан ителгән.

Элегрәк Түбән Кама мэры Радмир Беляев пилотсыз аппаратлар һөҗүме турында мәгълүмат тарату өчен, ил иминлегенә зыян китерергә мөмкин булган очракта, административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы да каралуын искәрткән иде.

Пилотсыз очу аппаратларын күргән очракта, бу хакта 112 хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.