Узгаен ел җырчы Алина Давытованың беренче сольный концерты булды. Ул социаль челтәрендә концерттан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Алинадан «Быел да сольный концертыгыз буламы?» — дип сораучылар күбәйгән икән.
«Дуслар, концерт турындагы сораулар еш килә. Беләсезме, нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Әгәр дә сез сорыйсыз, кызыксынасыз икән — бу, әлбәттә, сөендерә. Димәк, минем иҗатымны сәхнәдән күрәсегез килә. Тик, ни дияргә дә белмим. Чөнки беренче сольный концертымнан шундый тискәре хисләр калды күңелемдә. Бәлки, бу нормаль күренештер. Мин бу беренче концертымнан соң депрессиягә бирелдем дип әйтсәм дә, ялган булмас. Мин моны беркемгә дә күрсәтмәдем. Якыннарым да, әти-әнием дә белмәде. Мин шушы хисләрем белән кайнап йөрдем һәм бу турыда ирем генә белде.
Хәзер инде барысы да яхшы, тик мин нечкәлекләрен сөйләргә әзер түгел. Без бу темага концерттан соң подкаст яздырган идек, ләкин мин аны һаман да чыгара алмыйм. Бәлки, чыгарырмын да. Беренче сольный концерт минем өчен бик авыр булды. Бәлки, сезнең белән бүлешеп, мин үзем өчен бу теманы ниһаять ябармын, бушанырмын», — дип сөйли Алина Давыдова видеода.