Спектакль Такталачык авыл җирлеге үзешчән артистлары тарафыннан сәхнәләштерелде.
Актёрларның ихлас, җанлы уены, табигый диалоглар һәм нечкә юмор залдагы тамашачыларга күтәренке кәеф, җылы хис-кичерешләр бүләк итте. Куелыш көчле алкышлар белән озатылды, тамаша залында утыручы һәркемдә онытылмас тәэсирләр калдырды.
???? Спектакльдә катнашкан барлык иҗатчыларга театр традицияләрен саклап үстерүгә һәм районның мәдәни тормышын баетуга керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәт белдерәбез!