«Миңа хәбәр яз әле…»: мошенникларның яңа алдау ысулы

Россия Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: мошенниклар кешеләрне алдауның чираттагы, бик мәкерле ысулын куллана башлаган.

Бу юлы алар махсус хәрби операция геройларын “хуплау” темасына басым ясый.

Схема гади, ләкин куркыныч. Кешегә танышы исеменнән хәбәр килә: янәсе, махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек белдерү өчен тавыш хәбәре яздырыла. Моның өчен махсус сылтамага керергә тәкъдим итәләр. Әмма нәкъ менә шул сылтамага басу ялгыш адымга этәрәчәк.

Ведомство аңлатканча, мондый сылтамалар фишинг сайтларына алып бара. Анда кулланучыдан шәхси мәгълүматларын кертүне сорыйлар. Нәтиҗәдә:

— аккаунт урланырга мөмкин,

— банк мәгълүматлары кулга төшәргә мөмкин,

— яки кеше күп баскычлы мошенник һөҗүм корбанына әверелә.

Аеруча борчулысы — бу алдау ышанычка һәм хисләргә корылган. Күпләр, уйлап та тормыйча, “изге” максат белән тәкъдим ителгән эшкә ризалаша.

Шулай ук Эчке эшләр министрлыгында тагын бер куркыныч тенденция турында хәбәр итәләр: 100 меңнән артык яшүсмер Telegramда* үз аккаунтларын “арендага бирү” схемасына җәлеп ителгән. Соңыннан бу аккаунтлар мошенниклар тарафыннан кулланыла.

Белгечләр искәртә: бүген мошенник булу өчен махсус белем дә кирәкми — интернетка керү һәм берничә гади алым белү дә җитә. Шуңа күрә куркыныч та киң тарала.

Нәрсә эшләргә?

— Танышлардан килгән шикле сылтамаларга кермәгез

— Мәгълүматларны чит сайтларда калдырмагыз

— Хәбәрнең дөреслеген шәхсән тикшерегез (шалтыратып, яисә башка юл белән)

— Балаларга һәм яшүсмерләргә интернет куркынычсызлыгы турында аңлатыгыз

Бер мизгеллек игътибарсызлык — зур проблемаларга китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр хәбәргә тәнкыйть күзлегеннән карау — бүгенге көннең иң кирәкле гадәтләренең берсе.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.