Апаста “Апас азаны – 2026” бәйгесе узды

Апаста “Апас азаны – 2026” бәйгесе узды

Апас районында “Апас азаны — 2026” дип исемләнгән күркәм дини бәйге узды. Анда районыбызның төрле авылларыннан 44 бала катнашып, азан әйтү осталыкларын күрсәтте.

(13 апрель, “Апастово-информ”).

Бәйге Апасның “Җәмигъ” мәчетендә оештырылды. Ул Чирмешәннән вафат булган Айрат Гайнуллин исемле кардәш истәлегенә багышланды. Чарага махсус кунаклар да чакырылган иде. “Татар азаны мәктәбе” мөгаллимнәре — Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов һәм танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин катнашучыларга үз киңәшләрен бирде.

Бәйге җылы һәм ихлас мохиттә узды. Балалар азанны моңлы, тәэсирле итеп башкарып, тамашачыларның соклануын яулады. Иң яшь катнашучы — Әнәле авылыннан 6 яшьлек Әмир Хәйруллин булса, иң өлкәне — Танай Турай авылыннан 15 яшьлек Асылбек Оманбаев.

Чарада район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов, Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм башка дин әһелләре дә катнашты. Бәйгене уздыруга “Татогрохим” генераль директоры, якташыбыз Наил Гобәйдуллин, шулай ук райондашыбыз Илдар Нәбиуллин һәм башка иганәчеләр ярдәм күрсәтте.

“Апаста әлеге бәйгене икенче мәртәбә уздырабыз. Без татар азанының орлыгы Апас җирлегендә дә тамыр җәя башлавына бик шатбыз. Хәзер инде аны үстерү этабына күчтек, дип әйтергә мөмкин. Киләчәктә дә планнарыбыз зурдан. Без азан бәйгесе белән генә чикләнмичә, татар мәкаме белән Коръән уку, мөнәҗәтләр өйрәтү юнәлешләрен дә үстерергә ниятлибез. Максатыбыз — балаларда кечкенәдән ислам диненә мәхәббәт тәрбияләү, аларны шәригать кануннары нигезендә үстерү. Аллаһ ярдәмен бирсен, бәйгеләребез исән-сау узсын”, — диде Марсель Вәгыйзов.

“Татар азаны” проекты 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты — татар халкында азан әйтү культурасын үстерү. Чыннан да, бу юнәлеш безнең милләтебездә бераз аксап килде. Хәзер исә аны яңадан торгызу, актуальләштерү, мәчетләрдә азан әйтү сыйфатын күтәрү өстендә эш алып барыла. Чөнки Аллаһы Тәгаләне олылаудан да матуррак сүзләр юк”, — дип билгеләп үтте Марсель Әхмәдуллин.

Бәйгедә балаларга тәм-томнар белән күчтәнәчләр дә өләшенде.

Дини чараның финал өлеше район мәдәният йортында 30нчы апрель көнне 19.00 сәгатьтә көтелә.