ИлГәрәй һәм аның тормыш иптәше Айгөл өченчегә әти-әни буламы?

ИлГәрәй һәм аның тормыш иптәше Айгөл өченчегә әти-әни буламы?

Җырчы ИлГәрәй белән аның тормыш иптәше Айгөл социаль челтәрләргә гендер-патида төшкән серле фото урнаштырганнар иде. «Кызмы, малаймы?» дигән тартма тоткан матур парны күреп, әлбәттә инде, аларның тамашачылары һәм сәхифәләрен карап баручы дуслары ИлГәрәй белән Айгөлне котлый башлады.

Гәрәевлар гаиләсендә чыннан да матур вакыйга көтеләме? Бу хакта «Интертат» ИлГәрәйнең үзеннән сорады.

Рәхмәт кызыксынып соравыгызга, үземнең дә бу мәсьәләгә ачыклык кертәсем килә иде. Чөнки безне бераз гына дөрес аңлап бетермәделәр, ахрысы (көлә).

Тормыш иптәшем Айгөлнең үз эше бар, ул балалар бакчасында инглиз теле укыта, репетитор булып та эшли. Ләкин балалар каникулда вакытта, яки шимбә-ял көннәрендә Айгөл минем белән гастрольләргә дә чыккалый.

Шуларның берсендә без Айгөлнең сәхнәгә киеп чыгасы күлмәген таба алмадык. Урлаганнармы ул күлмәкне, каядыр төшеп калганмы – һич аңламадык. Кыскасы, күлмәк юкка чыкты, ә сәхнәгә чыгарга кирәк. Бер биюче кызыбыз матур күлмәктән иде. Ул күлмәген Айгөлгә биреп торырга булды. Әмма ул күлмәк Айгөлгә бераз таррак булып чыкты. Әлбәттә инде, күлмәк гәүдәсенә сыланып торгач, тормыш иптәшемнең бераз гына эче дә сизелеп торды. Әле мәдәният йортына килү белән тәмле итеп ашаган да идек (көлә).

Нәтиҗәдә, безнең дуэттан соң: «Айгөл белән ИлГәрәй өченчегә әти-әни булырга әзерләнә икән», – дигән сүз таралды. Бу хакта интернет челтәрләрендә дә яза башладылар.

Нишләргә дип уйлаштык. Халык үзе уйлап чыгарган икән инде, без дә бераз котыртып җибәререргә булдык. Узган ел туганнан туганым Илнарның туе булган иде. Алар тормыш иптәше Алсу белән бәби көтәләр, шушы көннәрдә гендер-пати үткәрделәр. Туры килеп торуын гына күр син аның! Туганнарымның матур бәйрәменә без дә чакырулы идек һәм «Кызмы, малаймы?» дигән тартманы тотып төшкән фотоны сторисларга урнаштырдык. «Без әти-әни булачакбыз», –дип язмаган идек, югыйсә. Ләкин безне дөрес аңлап бетермәделәр.

Бүгенге көндә без бәби көтмибез. Аллаһка шөкер, ике кызыбыз үсеп килә. Өченче балабыз кайчан буласын Аллаһы Тәгәлә үзе генә белә. Насыйп икән, бәлкем өченчесе дә булыр дигән нияттә калабыз.

Менә шулай, бераз гына «кыек-мыек» төшсәң, шул мизгелдә эләктереп, баетып, үзләренә ничек кирәк, шулай уйлап чыгаралар. Ләкин без моңа борчылмыйбыз. Димәк, яраталар, күзәтәләр, иҗатыбыз белән кызыксыналар. Шундый тугры, ышанычлы тамашачыларыбыз булуына без шат кына, — дип сөйләде безгә ИлГәрәй.