21 апрель, сишәмбе көнне, Татарстанда һава шартлары начарая: иртән һәм көндез яңгыр белән юеш кар явачак.
Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр, урыны белән секундына 15–18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Юлларның кайбер участокларында бозлавык барлыкка килү ихтималы бар.
Төнлә һава температурасы 0…+5 градус, ә кайбер көнбатыш районнарда -2 градуска кадәр төшүе ихтимал. Көндез +2…+7 градус җылы көтелә.
Казанда төнлә 0…+2 градус булса, көндез температура +2…+4 градус чикләрендә калачак.
Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.