2027 елда Казан Идел буе демография форумын кабул итәчәк

2027 елда Казанда Идел буе демографик форумы узачак. Ул Татарстан Фәннәр академиясе Гаилә һәм демография үзәгенең 20 еллыгына багышланачак. Бу хакта ТР Фәннәр академиясендә оештырылган «Заманча гаилә: иминлек трендын формалаштырып» дигән түгәрәк өстәлдә әйтелде, дип яза «Татар-информ».

«Биш елга бер мәртәбә Идел буе демография форумы уздырыла, анда тикшеренү оешмалары гына түгел, гаилә сәясәте, демография һәм социаль яклау өчен җаваплы идарә органнары вәкилләре дә тәҗрибә уртаклашырга, иң яхшы тәҗрибәләр турында фикер алышырга һәм теге яки бу өлкәләрнең ничек эшләвен карарга җыела», – диде журналистларга ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Марат Сафиуллин.

Сафиуллин сүзләренчә, форумның оештыру комитетын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк. Форум эшендә илнең төрле төбәкләреннән хезмәт һәм социаль яклау министрлары катнашыр дип көтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.