Ислам Закиров, яшь булуына карамастан, көрәш дөньясында тиз танылуга иреште. Ул – яшүсмерләр арасын дүрт тапкыр — Россия, ике тапкыр дөнья чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе. Яшь батыр белән беренче зур җиңүләре, җәрәхәтләр һәм кызлар турында сөйләштек.
Ислам, көрәш белән ничә яшьтән шөгыльләнә башладың?
Мине көрәшкә әти алып килде, бабаларым көрәшчеләр булган, безнең нәселдә көрәшчеләр күп. Беренче тренерым Айрат абый Миңнегалиев иде, хәзер Казанда «Зилант» спорт комплексында шөгыльләнәм, тренерым Илмир абый Төхвәтуллин. Тренировкаларга 7 яшьтән йөри башладым, бик ошый иде, һәрбер тренировкага кызыксынып бардым. Әтием дә бик күп ярдәм итте, хәзер дә үзенең киңәшләрен биреп тора. Без гаиләдә 4 егет, барыбыз да спорт белән кызыксына (Исламның энесе Аслан Закиров быел яшүсмерләр арасында көрәш буенча дөнья чемпионы булды – авт.иск.)
Син көрәштә олылар арасына 80 килограммда килеп кердең һәм Татарстан чемпионатында икенче урынны яуладың. Беренче ел олылар арасында көрәшеп, мондый нәтиҗәгә ирешү – зур уңыш. Шулай да һәрбер спортчы җиңүгә өметләнәдер.
Әйе. Барыбыз да җиңү өчен көрәшәбез. Минем өчен икенче урын ул инде җиңелү, икенче урында калырга яратмыйм. Шулай да озак уңайсызланып тормадым, икенче елларны алырмын әле, туктамаска, алга таба эшләргә кирәк.
Муса Җәлил турнирында барыбер үзеңнекен алдың – җиңдең.
Анда тагын да тырышып бардым. Көттем, әзерләндем. Анда көрәшкән спортчы белән келәмдә очрашканым бар иде, шуннан соң инде башта «теләк булса, җиңеп була» дигән уй туган иде. Шулай булды да, иң мөһиме – теләк.
80 килограмм – ул конкуренция зур булган үлчәү авырлыгы.
Әйе. Көндәшләрем билгеле булгач, кайберәүләр көлемсерәп: «Көрәшеп кара инде», – диделәр. Миңа ышанучылар күп түгел иде, тренерым Илмир абый миңа ышанды, ышаныч булганда, мин үземне күрсәтә алам.
«Хөкемдарлар өчен күбрәк укулар, семинарлар булсын иде»
Сине яшьләр көрәшендә келәмдә хөкемдар буларак та күрәбез.
Балалар арасында хөкемдарлык белән дә шөгыльләнәм. Шуңа күрә әлеге эш бик авыр дип әйтә алам. Хөкемдарлар өчен күбрәк укулар, семинарлар булсын иде. Чөнки әлеге проблемага игътибарны һәрвакыт юнәлтеп торырга кирәк.
Көрәштә тагын нинди проблемаларга игътибар итәсең?
Кызганыч, алар бар инде. Кагыйдәләр ягыннан җитешсезлекләр бар безнең, кайбер кагыйдәләр язылмаган, ләкин ярышларда алар бар. «Негласный» дип әйтик инде, әгәр яңартылган документлар булса, безгә уңайлырак булыр иде. Көрәшеп чыкканнан соң карыйсың да, сиңа бер балл биргәннәр, ә анда төгәл ике балл күренә, ләкин вакыт инде үткән. Мондый үкенечле моментлар бик еш була көрәштә.
Ярышларга чит төбәк спортчыларын кертүгә ничек карыйсың?
Начар карыйм. Ике як өчен көрәшеп йөрү дөрес түгел, бер якны гына сайларга кирәктер.
Сиңа әлегә көрәштә акча җитәме?
Көрәшеп кенә акча җитми инде, башка көрәш төрләренә караганда бездә акча әзрәк. Миңа ирекле көрәштә призлар ошый, анда ярдәм башкачарак. Безнең көрәш тә шулай үссә, әйбәт булыр иде.
Көрәштә булган иң авыр ситуацияне искә алыйк әле.
2024 елда яшьләр арасында Татарстан чемпионатында җилкә чыкты. Ул бит инде иң төп ярыш, аңа өметләр һәрвакыт зур. Керттек без җилкәне, көрәштем, финалда тагын чыкты, шулай җилкә кертә-кертә көрәшеп, беренче урынны алдым. Җилкәгә 2025 елның башында операция ясаттым, шуңа күрә ул елны калдырырга туры килде, бер ел көрәшсез яшәдем. Бәлки, ул кирәк тә булгандыр, ял иттем, авыр булмаган гына тренировкалар ясый идём.
20 яшеңдә шундый авыр травма алгансың. Көрәшне сайлаганыңа үкенгән чакларың булмадымы?
Юк. Әти-әнием дә көрәшүемә беркайчан каршы булмады. Авырлык куган вакытларда начар булса, алар һәрвакыт ашатырга тырыша иделәр. Элек әбием гел: «Көрәшмә!» – дип әйтә иде. Ләкин соңрак, нәтиҗәләр була башлагач, алай әйтми башладылар.
Әти-әниең ярышларыңны карап барамы?
Әтием гел йөри. Әни дә килә, Муса Җәлил турнирында дусларым: «Әтиеңне күрдек, тынычлана алмый, тегендә-монда йөри иде», – дип сөйләделәр. Минем өчен кайгыралардыр инде, ләкин миңа күрсәтмәскә тырышалар. Әти-әниемә зур рәхмәт, алар мине һәрвакыт мактап, ярдәм итеп торалар.
Келәмгә чыгар алдыннан ничек тынычланасың?
Бер ел көрәшмәгәннән соң келәмгә чыгар алдыннан мандраж зур булды. Шуннан соң һәр әйләнештә җиңеп баргач, үземә ышаныч барлыкка килде, «менә бит була» дип уйлап куйдым.
«Кеше белән яхшы аралашкач, аңа көндәш буларак карау авыр бирелә»
Бүген татар кызлары көрәшче егетләргә карыймы?
Карыйдыр.
Нишләп «дыр» дисең?
Сезон вакытында кызлар белән бик аралашмыйм, бөтен игътибар спортта.
Сиңа нинди кызлар ошый?
Тәртипле. Ашарга пешерә белә торган. Мин үзем тыныч кеше булгач, тыныч. Әлегә йөргән кызым юк, үземә генә тынычрак, акча күбрәк (көлә).
Буш вакытыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
Әлеге вакытта бөтен фокусым спортта, тренировкаларда. Кыш көне сноубордта шуарга яратам, дус көрәшчеләр белән берничә тапкыр тауга барырга тырышабыз.
Төнге клубларга йөрисеңме?
Юк. Мин тынычлыкны, йокыны сайлыйм. Эшләремне алдан планлаштырырга тырышам. Соңга калырга яратмыйм, соңга калсам, минем паника башлана.
Көрәшчеләрне урамда таныйлармы? Яныңа – «син бит көрәшче», – дип килгәннәре бармы?
Азнакайда – әйе, Казанда – юк. Килеп көрәш турында үз фикерләрен әйтсәләр, шатланам, бу миңа ошый.
Көрәш ярышларына халык бик аз йөри, килешәсеңме?
Килешәм. Чаллыда узган быелгы Муса Җәлил турниры бик ошады. Кеше күп килгән иде, анда без тамашачыларның көрәшне кызыгып караганнарын сизеп тордык. Ләкин анда минем өчен җан атучылар күп булмады кебек, бу финалларда аерым сизелде.
Авырмы ул?
Минем өчен юк. Киресенчә, үзеңне кулда тотарга ярдәм итә. Алар барысы да сиңа каршы кебек.
Келәм читендә сез – дуслар, келәмгә көндәшләр булып чыгасыз. Көрәшчеләр арасында дуслык кай җирдә башлана да, кай җирдә тәмамлана?
Минем әлеге этап бик авыр бара. Кеше белән яхшы аралашкач, аңа көндәш буларак карау авыр бирелә. Шуңа күрә ярышларда күбрәк келәм читендә үзем генә йөрергә тырышам.
«Көрәш минем өчен яшәү рәвеше»
Ярышлардан соң үзең өчен ниндидер нәтиҗәләр ясыйсыңмы?
Һәрбер ярышлардан соң һәрвакыт ясаган алымнарымны карыйм. Тактик яктан анализларга тырышам. Җиңү өчен нәрсә җитмәгәнен, җиңсәм, шулай ук ниләр эшләгәнемне җентекләп карыйм.
Бездә тыныч көрәшүчеләр һәм келәмдә бик хисләнә торган көрәшчеләр бар, син үзеңне кайсы якка кертәсең?
Мин келәмдә үзеңне тыныч тоту яклы, кычкырып көрәшсәң, бөтен эмоцияләрең чыга, үзеңне буш кебек хис итәсең. Мин эмоцияләрне саклау ягында.
Ә ничек чыгарасың эмоцияләреңне? Җиңелсәң?
Берәр җиргә барып елыйм инде (көлә).
Көрәшчеләр дә елыймы әллә?
Юк инде (көлә). Көрәшче күпме әзерләнә, авырлык куа, тырыша, җиңелгәннән соң болар барысы да эмоциональ яктан чыга, кайчакта ул эмоцияләрне келәмдә дә тотып булмый.
Көрәштә еш кына көндәшкә кул бирмәү, билбауны ташлау кебек хәлләр дә булгалый, болар, әлбәттә, эмоциягә бирелеп эшләнелә, әлеге күренешләргә ничек карыйсың?
Болай эшләү дөрес түгел. Җиңелсәң дә, җиңсәң дә тынычлыкны сакларга кирәк, чөнки башкалар әлеге мизгелдә сиңа карый, син алар өчен үрнәк. Хөкемдар, көндәшләрең белән нинди генә ситуация булса да, келәмнән кул бирешеп чыгарга кирәк. Минем дә элек андый «чыгышларым» булды, кечкенәрәк чакта, аннары үзем хөкемдарлык итә башлагач моның бик начар гадәт булуын төгәл аңладым.
Алга таба нинди хыялларың бар?
Хыялларым бик күп. Җанатарларны шаккатырасым килә: үзем әлегә җиңә алмаган көрәшчеләрне җиңәргә, төрле үлчәү авырлыкларында көрәшеп карарга, һәр елны шулай стабиль җиңеп барырга.
Көрәш синең өчен ул ...?
Көрәш минем өчен ул тормыш, яшәү рәвеше. Күп тапкыр: «Кирәкме соң ул сиңа, авыр бит, кит», – дип әйткәннәре булды. Көрәштән башка яши алмыйм дип уйлыйм, тренировкаларга йөрмәсәм, тормышымны китек итеп хис итә башлыйм.
Әңгәмә өчен рәхмәт, Ислам! Уңышлар телибез!