Танылган композитор Азат Хөсәенов вафат

Танылган композитор Азат Хөсәенов вафат

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Азат Хөсәенов Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге ачылганнан бирле тавыш режиссёры булып эшләде.

Кайгылы хәбәрне Мабугат.ру» хәбәр итә. Аңа нибары 66 яшь иде.

Азат Гаянович 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында укытучы гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе укытучы булгач, партия кушу буенча гаиләсе Мөслим районы Уразмәт авылына күчә, аннан Яңа Усыда яши. Яңа Усы авылында яшәгән елларында Яңа Усы авыл клубы сәнгать җитәкчесе булып эшли.

Азат Хөсәенов Усыга 2 класска укырга килә, ә 1970 елда бишенче сыйныфны тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясе каршында сәләтле балалар өчен ачылган махсус музыка көллиятенә укырга керә. 1978 елда көллиятне укытучысы профессор Шамил Низаметдинов классында тромбон классын тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә һәм 1983 елда тынлы уен кораллары бүлегенең тромбон классын тәмамлый.

Казан дәүләт консерваториясенең беренче курсын тәмамлагач та, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына музыкант булып эшкә урнаша. Шунда беренче җырларын иҗат итә: «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» (Рәшит Гәрәй сүзләренә, Шамил Бариев, Әсхәт Хисмәтов башкара).

Керәшеннәр арасында халык җырына әйләнгән «Әй без идек» җыруының да көй авторы – Азат Хөсәенов. Ул Валерий Шрыков башкаруында бик популяр.

Азат Хөсәеновның җырлары тупланган ике китабы дөнья күрә: 2012 елда — «Җырдан такыялар үрәм», 2014 елда — «Гомерләр үтмәгән» җыентыклары. Шулай ук, Рөстәм Сәрвәров белән берлектәбалалар өчен җырлардан торган өченче җыентык чыгара.

1983—1984 елларда Азат Гаянович Мәскәүдә хәрби оркестрда армия хезмәте үтә. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, Натан Рахлин, аннары Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда уйный.

Азат Хөсәенов эшлчәнлеге вакытында Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Бичура», «Казан егетләре» спектакльләренә җырлар яза. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия тетары һәм башка татар театрларының спектакленә 70 артык көй язган шәхес. Шул исәптән, Илдар Хәйруллинның «Ничарадан бичара», Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектакльләре өчен, «Әкият» курчак театрының тамашалары өчен көйләр иҗат итә.

Азат Хөсәенов иҗат иткән җырлар татар эстрадасының танылган йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлахов, Зөфәр Билалов һәм башка артситлар башкаруында ишетеп була.

Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.