Росстандартта шешәләргә тутырып сатыла торган эчәр суга яңа ГОСТ раслаганнар. Яңартылган таләпләр 2028 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Бу хакта «Российская газета» Росстандарт мәгълүматларына таянып яза.
Әлеге стандарт, эчү, аш-су әзерләү өчен билгеләнеп, шешәләргә тутырып сатыла торган суга, шул исәптән табигый суга кагыла. Фәкать табигый минераль суга гына кагылмый.
Техник таләпләрдә, аерым алганда, эчәр суда карап торышка бернинди дә чит-ят әйберләр булмаска, өстенә элпә җыелмаска тиешлеге күрсәтелгән. Шул ук вакытта, минераль тозларга ия булуы сәбәпле, саклаганда, берникадәр утырмасы барлыкка килү рөхсәт ителә.
Чималга килгәндә, балалар өчен эчәр су җитештерүдә табигый минераль су яки табигый эчәр су кулланылырга тиеш.
Балалар өчен (0-3 яшь) шешә сыешлыгының күп дигәндә 6 литр булуы таләп ителә.
Яңа ГОСТны Сок, су һәм эчемлек җитештерүчеләр берлеге эшләгән. Аны Стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру буенча дәүләтара техник комитеты кабул иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.