Абхазия Президенты Бадра Гунба Татарстан белән элемтәләрне үстерергә теләвен әйтте

Абхазия һәм Татарстан арасында мөнәсәбәтләр бик яхшы һәм элемтәләр җайга салынган, аларны алга таба да үстерергә кирәк. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы кулуарларында «Татар-информ» белән әңгәмәдә Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба белдерде.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәсем килә, ул күптән түгел Абхазиядә булды. Элемтәләр киңәя барыр дип ышанам. Республика халкына сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Сәясәтче ассызыклаганча, Петербург халыкара икътисади форумы һәрвакыт зур тәэсирләр калдыра һәм бу ел да искәрмә булмады.

«Бу Россия регионнары һәм эре оешмалар белән яңа багланышлар башларга мөмкин булган мәйданчык. Абхазиянең тәкъдим итәрлек әйберләре бар, һәм күпләр безнең белән хезмәттәшлек итәргә телидер дип ышанам. Ә без алга таба да якынаюга һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә юнәлеш тотачакбыз», – дип ышандырды Абхазия Президенты.