Белгеч баланы телефонга бәйлелектән коткару юлларын аңлатты

Фәкать ата-ана гына баласын телефонга бәйлелектән коткарырга ярдәм итә ала. Клиник психолог Лилия Зайцева «Татар-информ» хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Белгеч баласы бәйлелеккә төшкән ата-ананың нәрсә эшләргә икәнен аңлатып үткән.

«Бала виртуаль чынбарлыктан кергән мәгълүматны үзләштерми башласа, гаджетка бәйлелеге барлыкка килгән, дигән сүз. Телефонда утырганнан соң яки телевизордан мультфильм караганнан соң 15 минут чамасы вакыт узуга ук кәефе үзгәрү, көйсезләнү, ярсу, бик хәрәкәтчәнгә әйләнү баланың мәгълүматны үзләштермәвен аңлата», – дигән белгеч.

Ата-анага баласының гаджетта утыру вакытын берникадәр чикләү кирәк. Телефонда күпме утырырга тиешлеген бала үзе аңлый, дигән фикер дөрес түгел. 7 яшькә кадәр вакыт, гомумән, сизелми. Ата-ана еллар буе барысын да үзагымга куеп, үсмерлек чорына җиткәч кенә хәлдән чыгу юлын эзли башласа, тавыш кубачак.

«Телефонны тартып алу – көч куллану, дигән сүз инде. Бала янына утырып, бәйлелектән дәваланырга вакытның җитүе турында сөйләүдән мәгънә юк. Баланы виртуаль чынбарлыктан тартып чыгарырга телибез икән, аңа башкасын тәкъдим итәргә тиешбез. Үзегездән башлагыз. Гаиләдә бер кеше “авырса”, димәк, барчасына да чикләү кертергә кирәк», – дип билгеләп үткән Лилия Зайцева.

Мәсәлән, гаиләдә ашаган вакытта яки тәүлекнең билгеле бер вакытында телефоннан файдаланмау турында сүз куешырга мөмкин. Бөтен гаилә әгъзалары шушы кагыйдәләрне үтәсә генә хәлләрне яхшыга таба борып җибәрергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.