«Татармультфильм» һәм «Татар балалар нәшрияты» балаларны татар хәрефләрен үзләштерергә һәм укырга өйрәтүче «Әлифба 2.0» мобиль кушымтасын чыгарды. Кушымта мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен исәпләнгән.
«Татар балалар нәшрияты» башкарма директоры Алсу Низамиева әйтүенчә, кушымта 1965 елда Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова төзегән классик зәңгәр тышлы «Әлифба» нигезендә эшләнгән. Кушымтада анимацияләр, уен элементлары һәм татар халык әкиятләре геройлары кулланылган.
Бүген татар телендә балалар өчен мобиль кушымталар аз. Шуңа күрә без уен аша күбрәк мобиль кушымталарга, компьютер уеннарына йөз тоткан балаларда укуга һәм язуга кызыксыну уята торган заманча продукт булдыруны максат итеп куйдык, – диде ул.
Татарстанның халык укытучысы, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова исә цифрлы продуктның традицион әлифбаны алыштырмавын, әмма уку процессында нәтиҗәле ярдәмче булачагын ассызыклады.
Бала китаптан алган белемнәрен кушымта ярдәмендә ныгыта ала. Бу – заман таләпләренә җавап биргән әһәмиятле проект, – диде ул.
«Әлифба 2.0» кушымтасын iOS һәм Android платформаларына йөкләп алып була. Шулай ук ул интерактив такталарда куллану өчен дә яраклаштырылган.
Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылган.