“Күп нәрсә туфракка бәйле”, ди райондашыбыз

“Күп нәрсә туфракка бәйле”, ди райондашыбыз

Җир ял итсен өчен, “Рыжик” сидераты чәчәргә киңәш ителә

Алан авылының үз галиме дә бар. Агроном Насыйх Гыймадиев ашлык уңышын арттыру буенча үз алымын булдырган кеше. Бу өлкәдә фәнни эшләр язып, китаплар бастырып, 8 патент та алган («Ирек мәйданы»).

Райондашыбызның ысулын Кукмара, Арча, Балтач районнарында 20 дән артык хуҗалыкта кулланалар. Нәтиҗә сөендерә, гектардан 10 центнердан күбрәк уңыш җыеп алалар икән. Насыйх абыйның үз лабораториясе дә бар. Хәзер агроном тәҗрибәләрен әнә шул зур, якты, җылы бинада уздыра.

— Барлык лабораторияләрдә орлыкның тишелешен комда үстереп карап тикшерәләр. Әйтик, 100 орлыкның 92-95 е тишелеп чыкса, әйбәт санала. Мин исә орлыкны туфракта үстереп карап тикшерү яклы. Орлык микроблары туфракныкы белән туры килергә тиеш. Кешенең кан төркеме туры килү кебек, — ди Насыйх абый.

— Бәрәңге уңышы яхшы булсын өчен нишләргә?

— Күп нәрсә туфракка бәйле. Җир ял итсен өчен, “Рыжик” сидераты чәчәргә киңәш ителә. Ул чүп үләнен дә киметә. Бәрәңге сортын яңарту кирәк. Кеше картайган кебек, сортлар да картая.