Казан үзәгендә берничә урам ябыла

«Төнге Казан-2026» велофестивален уздыруга бәйле рәвештә Казанда 11-12 июльдә транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу хакта шәһәрнең Транспорт комитетына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Чикләүләр 11 июльдә 17:00 сәгатьтән 12 июльдә 02:30 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Транспорт хәрәкәте Ташаяк, Сул як Болак, Уң як Болак, Татарстан, Пушкин, Һади Такташ, Туфан Миңнуллин, Петербург, Мәрҗани, Марсель Сәлимҗанов урамнарында, шулай ук Кремль дамбасыннан чыгу юлында туктатыла.

Моннан тыш, 11 июльдә 00:00 сәгатьтән 12 июльдә 02:30 сәгатькә кадәр машина йөртүчеләр чикләүләр кертелгән урам участокларындагы муниципаль парковкалардан да файдалана алмаячак. Уң як Болак, Сул як Болак, Һади Такташ, Петербург һәм Туфан Миңнуллин урамнарында парковкалар вакытлыча ябыла.

Машина йөртүчеләргә маршруттагы үзгәрешләрне алдан ук исәпкә алырга һәм хәрәкәтнең альтернатив юлларын сайларга кушалар.