Татарстанда яшь ананы яшь ярымлык сабыеның тәрәзәдән егылып һәлак булуы сәбәпле хөкем итәчәкләр

Казанда 27 яшьлек хатын-кыз саксызлык белән яшь ярымлык улының үлемен китереп чыгаруда гаепләнелә.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Фаҗига быел 15 июньдә булган. Хатын-кыз, йоклап яткан улын фатирда ялгызы гына калдырып, өеннән чыгып киткән. Бала, уянып, тәрәзә төбенә менгән һәм дүртенче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Сабый хастаханәдә җан биргән. Җинаять эше судка тапшырылган.