12 августта көндез һәм кичен Татарстанда көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк һәм урыны белән яшенле яңгыр явачак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына качмаска, уяулык күрсәтергә һәм балаларга, өлкәннәргә, авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә киңәш итә.
Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112.