Чәчәкләргә гашыйк бакчачы Римма Нәгыймова: «Яратмасаң, чәчәкләрне үстереп булмы»

Чәчәкләргә гашыйк бакчачы Римма Нәгыймова: «Яратмасаң, чәчәкләрне үстереп булмы»

Баулы районы Исергәп авылында яшәүче Римма Нәгыймованы күпләр тәҗрибәле мөгаллим буларак кына түгел, гүзәллек тудыручы бакчачы итеп тә белә. Төрледән-төрле чәчәкләр үстерә ул. Быел петуния чәчәген генә дә 84 төп утырткан. Гел яңалыкка омтылучы оста куллы ханым быел аларны махсус конструкциядә агач формасында үстерә башлаган.

Нәгыймовлар яши торган йорт әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Чәчәкләр капка төбеннән үк күзләрне иркәли. Ә ишегалдына аяк баскач, петуния «агачлары» таң калдыра. Сихри дөньяга эләккәндәй буласың. Петунияләргә Римма Нәгыймованың аерым мәхәббәт, ярату. Үсентеләрен башта сатып ала торган булган, хәзер үзе үстерә.

«Дүрт ел инде үзем орлык алам, гыйнварда утыртам. Аны бәләкәй бала караган кебек карарга кирәк, – ди бакчачы. – Иң беренче шул лампа-савытларга утыртып куясың да, чыгамы икән, чыгамы икән дип, көтеп торасың. Атна-ун көндә тишелә башлыйлар. Аннары пипетка яки шприц белән су сибеп, зубочистка ярдәмендә карап үстерәсең. Иң беренче вакытта 15-20 көн нык итеп карарга кирәк. Югыйсә аларны үстереп булмый».

Римма ханымның тормыш иптәше өйдәге тәрәзә төпләрен петуния үстерергә көйләп куйган, өч рәт киштә ясаган. Сирәкләп савытларга күчергәннән соң да үсентеләрне лампадан аерырга ярамый икән, яктылык булмаса, сузыла башлыйлар.

«5-6 яфрак булганнан соң, үзәкләрен кисеп, тармакландырырга кирәк. Озын булып үссә, зур куаклар булмый. Үскән саен үзәген кисеп, чыккан башларын кисә барып, киңәйтергә кирәк, – ди Римма ханым. – Мартта инде мин берәмтекләп агын да зуррак савытларга күчерәм. Алар да өйдә тора. Апрельдә, көннәр җылына башлагач, зур савытларга күчереп, җылытылган теплицага чыгарабыз».

Петунияләрне металл конструкцияләрдә үстерү тәҗрибәсе моңа кадәр дә булган. Тормыш иптәше белән уллары дүрт ел элек капка төбендәге эскәмия өстенә матур арка ясап куйганнар. Күңеле һәрвакыт яңалыкка омтылучы тәҗрибәле бакчачының быел петуния «агачлары» үстерәсе килгән. Идеясен социаль челтәрдән петуния үстерүчеләр төркемендә күреп алган.

«Аларның зур ишегалдында агачлар кебек үсеп утыралар. Шуңа кызыктым да, интернеттан конструкцияләрен табып, кәгазьгә чыгарттым да: «Менә моны ясыйбызмы быел?» – дидем. «Карарбыз инде тәртибеңә», – диделәр, – ди Римма ханым, көлеп. – Башта материалны кайтардылар, бәләкәй малай гаражда сварка белән эшли, шунда барысын да ясадылар. Миңа буярга кайтарып бирделәр. Карага буяп чыктым, аннары әкренләп урнаштыра башладык».

Агач формалаштырыр өчен, конструкциягә 25-30ар литрлы 5 зур савыт урнаштырырга кирәк. 50 литрлы савытларда аеруча иркен үсә, ди Римма ханым. Чөнки туфрагы да, ашламасы да җитәрлек була, тамырлары иркенләп җәелеп китә ала.

«Джакконда» дигән сорт карап торырга матур, тик матурлыгын тиз югалта, яңгырга, җилгә тиз бирешә. Ә менә «Тайдал», «Опера» сортларыннан да рәхәт петуния юк, чөнки зур итеп тармакланып үсеп китәләр, – ди бакчачы. – Ләкин атып беткән чәчәкләрен ике-өч көн кисмәсәң, начарлана, чәчәк атмый башлый. Аннары тагын шунысы бар: тәмле итеп ашарга яраткан кеше кебек, чәчәкләр дә тәмле ашарга ярата. Ашламаны вакытында сибәргә һәм чәчәкләрне яратырга кирәк. Яратмасаң, аларга вакытыңны бирмәсәң, чәчәкләрне үстереп булмый. Әгәр шулай ярдәм итүчеләрең булмаса, туйган инде синең чәчкәңнән дип, һәрвакыт бәйләнеп торсалар, бүтән эшең юкмыни дисәләр, эшләп тә булмый, үстереп тә булмый».

Нәгыймовларның бакчалары яздан көзгә кадәр шау чәчәктә. Римма ханым ничә төрле чәчәк үстергәнен төгәл генә әйтә дш алмый. Яз көне нарцис, ләлә, крокус, пион, люпин, сөендерсә, аннары клематис чыга башлый, лилия чәчәк ата. Хәзерге вакытта флокс, циния, гладиолус, канәфер, георгин, гортензия һәм башка чәчәкләр ямь биреп утыралар. Ә чәчәкләр яратуы кечкенә чагыннан ук килә Римма Нәгыймованың.

«Безнең әти күп итеп георгиннар утырта иде. Шуларга су сипмичә, урамга уйнарга чыгып китү юк иде безгә. Шуннан сеңеп калгандыр инде чәчәкләр ярату. Әни дә, әбекәй дә өйдә гөлләр үстерәләр иде», – дип искә алды ул.

Бу өйгә гаилә 1991 елда күченә, ул вакытта ташландык дөнья була әле. Шуны рәткә китергәч, иң беренче итеп розалар утырта башлый. Берсеннән-берсе матур розаларны 5-6 ел үстерә Римма ханым. Әтисенең яраткан чәчәкләре георгиннарны да утырта. Аннары питомниклардан күз явын алырлык лилия чәчәкләре кайтарта башлый. Бер урында 3-4 ел утырса, аларны күчереп утыртырга кирәк икән. Ә соңгы елларда бакчачы ныклап торып флокс чәчәкләре белән шөгыльләнә. Иң яхшысы аларны үсентедән үстерү, ди бакчачы. Бер урында биш ел үссә, аларны да күчерергә кирәк.

Быел яңа төр үрмәгөл утырта башлаган. Гөл дигәне чүп үләне икән, исемен дә белми Римма ханым. Кура җиләге арасына күп булып чыккан чүпләрне казып атарга булган. Караса, аның бәрәңгеләре бар икән. Шуны өйгә терәп диярлек утыртып куйган. Вак кына сары кыңгыраулар хәзер матур гына үрмәләп үсеп утыралар.

«Миңа инде шулкадәр чәчәк үстергәнче бакчаңда бүтән нәрсә үстерсәң диләр. Үсә минем бакчамда. Теплицамда әйбер җитәрлек, бәрәңге, кишерем, чөгендерем, кәбестәм җитәрлек. Ә чәчәк – үзе бер матурлык. Иртән чыгасың, бакчаңны урап чыгасың, алар белән сөйләшәсең, аралашасың, үзенә бер рәхәт, күңелгә рәхәт», – ди язмабыз герое.

Римма ханым чәчәкләрне шулкадәрле ярата, аларга багышлап шигырьләр дә яза. Гомумән. гаиләдә чәчәкләр аерым бер урын алып тора. Сүз уңаеннан, Нәгыймовлар сәяхәт итәргә ярата, кая гына барсалар да, яңа төр чәчәк орлыклары, үсентеләре алып кайталар. Римма ханымның хыялы Дубайдагы чәчәк паркына бару булган. Былтыр 60 яшьлек юбилее уңаеннан, тормыш иптәше Илдар белән белән шунда сәяхәткә барганнар.

«Андагы матурлык! Көне буена йөрсәң дә туя торган, карап бетерә торган түгел. Анда чәчәкләр композицияләр белән ясалганнар, – ди ул.

Хәзер Римма Нәгыймова ишегалдында күпләп гортензия үстерү хыялы белән янып яши. Тик әлегә мөмкинлек юк, ишегалдына тавыкларын чыгаралар. Киләчәктә аның бу теләге дә чынга ашар. Чөнки тырышлык, үҗәтлек һәм тәвәккәллек аның төп сыйфатларының берсе.