Игътибарлы булыгыз: мошенниклар Халык фронты исеменнән ялган хәбәр тарата

Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Татарстан Халык фронты исеменнән фейк хәбәр тарату теркәлгән.

Бу мошенниклык схемасы һәм сак булырга киңәш ителә. Таратыла торган листовкаларда явыз ниятлеләр чит сылтамалар һәм QR-кодлар кулланалар. Бу язмалар Халык фронтының рәсми хәбәрләре булып тормый.

Шунлыктан шикле сылтамаларга басмаска, билгесез QR-кодларны сканерламаска, рәсми булмаган хатлардагы реквизитлар буенча акча күчермәскә киңәш ителә.

Җыемнар турындагы мәгълүматны Халык фронтының рәсми чыганакларыннан гына карарга кирәк.

Акча җыюның Татарстан буенча "Барысы да җиңү өчен!" рәсми бите: https://pobeda.onf.ru/requirements/tatarstan, Тelegram-каналы: @onf_kazan, ВКонтактедагы рәсми төркеме: https://vk.ru/nf_kazan.

Әлеге хәбәр турында якыннарыгызны кисәтергә кирәк. Әгәр дә бу фейкның чатларда таратылуын күрсәгез, моның алдау икәнлеген язып кисәтү сорала.

Үзегезне саклагыз һәм тикшерелгән мәгълүматка гына ышаныгыз!