Марат Әхмәтов КДАУ студентларына: «Бүген авыл хуҗалыгы тармагы кадрларга югары таләпләр куя»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетының беренче курс студентлары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Студентлар белән әңгәмә «Татарстан студентлары янына рәхим итегез» мәгълүмати-агарту очрашуы кысаларында узды. Чарада шулай ук университет ректоры Илшат Нуриев, республиканың яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Студентлар лигасы вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Студентларны сәламләп, Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы темасының үзенә якын тема булуын билгеләп үтте. «Мин монда «үземнекеләр» арасында, чөнки авыл хуҗалыгы, аграр фән, гомумән авыл тормышы – миңа бик якын төшенчәләр, – дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы. – Вакыт мине «аграр биография»дән елдан-ел күбрәк аерса да (20 елдан артык Марат Әхмәтов республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкләде), күңелемдә мин барыбер «аграрник» булып калам. Авыл минем өчен – тулы бер фәлсәфә, үзенчәлекле, җылы тормыш рәвеше».

Марат Әхмәтов үзенең Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлавын (хәзерге вакытта аграр университет составына керә) искә төшерде. «Минем уку елларым ветеринария институтының йөз еллыгына туры килде. Бу илнең иң борынгы югары уку йортларының берсе, император Александр II указы буенча нигезләнгән, – дип белдерде парламентарий. – Хезмәтемнең башында ветеринария табибы булып эшләп алдым. Әмма шуны билгеләп үтәсем килә, бүген заман башка, эш формасы, технологияләр, терлекләрне тоту шартлары аерыла. Бүген авыл хуҗалыгында эшләү бик абруйлы, үзенең технологияләре һәм фәннилеге буенча бу өлкә хәтта кайбер тармакларны узып та китә. Республиканың агросәнәгать комплексы – ул динамикалы үсүче һәм югары технологияле тармак».

Татарстанның авыл хуҗалыгындагы бүгенге уңышлары турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы искә төшергәнчә, республика авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең гомуми күләме буенча илдә лидерлар бишлегенә керә. Татарстан сөт җитештерү күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Шулай ук, КДАУ студентлары алдында чыгыш ясаганда, Марат Әхмәтов үзенең колхоз рәисе булып эшләве, Балтач районы башлыгы булуы, шуннан соң 20 ел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән җитәкчелек итүе турында сөйләде. «Хәтта бүген дә уңыш язмышы өчен борчылам, чөнки быел урып-җыю өчен бик яңгырлы, «авыр» һава торышы булды. Тагын бер борчый торган мәсьәлә – ашлыкка һәм сөткә сатып алу бәяләренең түбән булуы. Миңа авыл хуҗалыгын модернизацияләү һәм технологик яңарту өчен акча эзләргә туры килгән еллар да эләкте, – диде Марат Әхмәтов, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкләгән елларны искә төшереп. – Шулай ук бөтен ил буйлап ташландык җирләр, шул исәптән уңдырышлы җирләр дә, күп булды. Хәтта безнең республикада да ташландык чәчү мәйданнары 700 мең гектарга җиткән иде. Һәм монда яңадан эре аграр предприятиеләр җәлеп итәргә мәҗбүр булдык».

Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган танылган шәхесләрне искә төшерде. Төрле елларда әлеге уку йортын КПСС Үзәк комитеты Секретаре Гомәр Усманов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәмамлаган.

«Бу уку йорты чыгарган талантлы белгечләр безнең икътисадны күтәрделәр. Бүген бездә 6 трлн сумга якын эчке төбәк продукты бар, – диде Марат Әхмәтов. – Республика җитәкчелеге ярдәме белән ел саен төп капиталга триллион сумнан артык инвестицияләр кертелә. Мондый икътисад авыл хуҗалыгы тармагын үстерергә мөмкинлек бирә».

Парламент Рәисе вазыйфаларын башкаручы сүзләренә караганда, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагы кадрларга югары таләпләр куя. «Бүген яшәү рәвеше башка, шуңа күрә таләпләр дә башка. Шундый модернизация узды, аны инде туктатып булмый, – диде Марат Әхмәтов. – Шул ук вакытта уку йортларының, шул исәптән югары уку йортларының, бурычлары – тармакны алдагы 10 елда үстерү перспективаларын күз алдына китерү. Безнең очракта – авыл хуҗалыгы. Дәүләт аграр университеты, һичшиксез, авыл хуҗалыгын технологик яктан һәм фәнни яктан үстерүдә локомотив булырга тиеш һәм булачак».

Беренче курс студентларына шулай ук КДАУ ректоры Илшат Нуриев мөрәҗәгать итте. «Сезнең һәрберегез безнең өчен бик мөһим һәм кирәкле, безнең өчен сезнең тәрбияле булуыгыз да мөһим, чөнки сез – безнең авангард, безнең дәвамыбыз. Бүген сезнең алда тарихка иң уңышлы кешеләр буларак кереп калу бурычы тора», – дип басым ясады Илшат Нуриев.

Илшат Нуриев Марат Әхмәтовка парламент башлыгы вазыйфаларын башкаручының әлеге югары уку йортын тәмамлавы истәлегенә Казан аграр университетының символик студент билетын тапшырды. «Бу билет дәресләргә йөрергә кирәк дигән сүз түгел. Ул Сезгә теләсә кайсы вакытта безгә килергә, лекцияләр укырга һәм тәҗрибә уртаклашырга хокук бирә», – диде Илшат Нуриев.