Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләргә язгы каникулларны 28 марттан 5 апрельгә кадәр үткәрергә тәкъдим иткән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
«Гомуми белем бирү оешмаларына язгы каникулларны 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр үткәрергә тәкъдим ителә», – диде ул.
Укучыларның кышкы каникуллары 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.