Казанда Җәядән ату үзәге эшли ачылды

Казанда Җәядән ату үзәге ачылды. Тантанада Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министры Михаил Дегтярев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсуслаштырылган үзәк укчыларга ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Үзәк бер сменага 100 кешегә исәпләнгән. Объектны бер елдан да азрак вакытта төзегәннәр.

Яңа спорт үзәгендә уңайлы чишенү бүлмәләре, тренер бүлмәләре, тренажер залы һәм административ-көнкүреш корпусы бар.

Исегезгә төшерик, бүген Татарстан башкаласында Җәядән ату буенча Россия Генераль прокуроры Кубогына V бөтенроссия ярышлары башланды